Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Дилә Нигъмәтуллина: Мин бу үзгәрешләрне вакытлыча күренеш буларак кабул итәм.

Дилә Нигъмәтуллинаның сөйгәне белән кайчан танышырбыз?

Кайчак кисәк кенә «Бәллүр савыт», «Ком сәгате», «Миләшләрем» кебек җырлар искә төшә дә, көйләп йөри башлыйсың. Вакытында еш ишетергә туры килгән бу җырлар гел онытылмас төсле. Әлеге «хит»ларны башкаручының бүгенге эстрадага карашы нинди соң? Дилә Нигъмәтуллинаның сөйгәне белән кайчан танышырбыз? Бу һәм башка сорауларны җырчының үзенә бирдек.

«Җиңел» жанрдагы җырларның да эстрадада үз урыны бар»

– Иҗатка килүегезгә 17 ел булган. Бу адымыгыз турында үкенмисезме?

– Юк, үкенмим. Иҗат – минем яраткан шөгылем, ә андый шөгылең булу – зур бәхет, миңа калса. Шөгылем, дим, чөнки баштан ук иҗатка карашым җитди түгел иде: кызык дип кенә шөгыльләнә башладым. 2003 елда «БарсМедиа» белән контракт төзеп, эшли башлагач, беренче хитлар язылды. «Кызып» киттем, алар артыннан беренче концертлар куелды. Тиз арада танылу яуладым, дисәм дә, ялгыш булмас. Ул чакта бит «БарсМедиа» үз җырчыларын бик актив «әйләндерә» иде. Шуңа күрә кая гына барсам да, таныдылар. Шуларга ул чакта ук аек акыл белән карамаган булсам, баш әйләнерлек иде, кыскасы.

Иҗат миңа тагын да кызыграк тоелып, тагын да күбрәк эшлисем килә башлады. Берничә елдан соң тормышымны сәхнәдән башка күз алдына да китермәслек дәрәҗәгә җиттем.

– Хәзер сәхнә һәм сәхнә арты тормышы үзгәрде бит, элеккеге вакытларны сагынмыйсызмы?

– Мин бу үзгәрешләрне вакытлыча күренеш буларак кабул итәм.

– Эстрадада вакытлыча җырчылар, «коммерцияле» җырлар артты. Бер «хит» яздыралар да, югалалар. Бу күренешкә фикерегез нинди?

– Бу күренешне дә аңлатып буладыр: эстрада, гомумән, тоташ коммерциягә әйләнеп бара. Сүз татар эстрадасы турында гына түгел. Чит ил, рус эстрадасы җырчылары җыр яздырта да, барлык музыкаль мәйданчыкларга кертә, һәм шулай акча эшли.

Бездә әле бу күренеш бик киң таралмады, чөнки безнең төп тамашачы – олырак яшьтәге кешеләр. Безне алар телевизордан карап, концертларыбызга йөреп белә. Ә яшьләрне татар эстрадасын «үлеп» тыңлый, дип әйтә алмыйм. Шулай да даими кереме булмаган җырчыларга популяр була алырдай, «коммерцияле» җырлар чыгарырга туры килә. Бүгенге вазгыятьне исәпкә алсак, бигрәк тә.

-Бу шартларда үз тамашачыңны ничек саклап калырга соң? Эстрада да һаман «баеп» торудан туктамый.

– Шушы ярты-бер ел эчендә чыннан да сине яраткан тамашачыны югалтып була дип уйламыйм. Социаль челтәрләр, аеручы Инстаграм булганда бигрәк тә. Аннан соң, үзем инде контрольдә тотмасам да, телевидениедә, радиода җырларымны яңгыратып торалар. Элек җыр яздырып, аңа клип төшереп, радио-телевидениегә илтә идем, хәзер җырны тамашачыга җиткерү өчен Интернет киңлекләре бар. Тамашачы күрә, ишетә. Сайлау мөмкинлеге артты, әйе. Тормыш та бит һәрчак үзгәреп тора. Мин моңа тыныч карыйм.

– Тирән мәгънәле җырлар белән әле дә тамашачы күңелен яулап буламы? Әллә күпчелеге «җиңел» җырларга өстенлек бирәме?

– Безнең эстрада да, тамашачылар да төрле бит. Тирән мәгънәле җырлар башкаручылар да, «җиңел» жанрга өстенлек бирүчеләр дә бар: җаның ни тели – шуны тыңла. Һәркайсының – үз тамашачысы.

«Бер мәгънәсез җыр җырлап йөриләр» диючеләр дә күп. Андый җырларның да үз урыны һәм вакыты бар инде.

«Инстаграм кешенең чын йөзен чагылдырмый…»

– Социаль челтәрләр бәхетле мизгелләрне күбрәк күрә, килешәсезме?

– Гомумән, Инстаграм кешенең чын йөзен чагылдырмый ул. Мин моны үземнән дә, башка коллегаларымнан да чыгып әйтәм. Инстаграм безне үзебез ничек телибез, шулай күрсәтә.

– Инстаграмдагы сәхифәгезне карап баручылар килешер: барлык өлкәдә дә баланс сакларга тырышуыгыз сизелә. Сезгә нәрсә яки кем көч бирә?

– Идеаль кешеләр булмый инде ул, аның бит начар яклары кешегә күренми дә кала. Ә шулай да тормышымда гармония сакларга омтылам, шуңа күрә шундый булып тоеламдыр. Шушы омтылыш көч бирә дә инде. Болай бик эмоциональ кеше мин, тавыш та күтәргән чаклар була (көлә). Кешенең эмоцияләре ташып чыккан мизгелләре булгалый бит инде, хатын-кызларның бигрәк тә.

Шундый нәтиҗәгә килдем: минем бөтен хитларым да көчле хисләр кичергәндә барлыкка килгән. Бик борчылганда яки бик бәхетле чакта, я  мәхәббәт утында янганда, мәсәлән. Иҗат кешесенә тынычлык кирәкмидер ул.

– «Бәхет тынычлыкны ярата» сүзләренә бүгенге җырчылар тугры кала аламы? Хәзер тамашачыны да, иҗаттан бигрәк, шәхси тормыш кызыксындыра бит…

– Хәзер «хайп» заманы бит. Кеше кайдан булдыра ала, шуннан «хайп» җыя, яки махсус үзе чыгара. Элек бу «кара пиар» дип атала иде.

Үземә килгәндә, эстрадага аяк басканда ук андый образ булдырмадым. Миңа хәзер килешеп тә бетмәс, шуңа мин бу «хайп» дулкыныннан читтәрәк. Ләкин бер очрак шулай да булды. Марат белән (композитор Марат Мухин) аерылышканны беркемгә дә белдермәскә тырышсак та, безгә дә «хайп» җилләре кагылды: ул өйләнергә булды, һәм миңа барысын да сөйләргә туры килде. Бу, әлбәттә, махсус эшләнелгән хәл түгел иде. Ул чакта миңа язылучылар саны да, миңа карата игътибар да артты.

Артистлар менә шул рәвешле игътибар үзәгенә чыга да инде. Эстрада бай, ә башкалардан аерылып, үзең турында искәртеп торырга «хайп» ярдәмгә килә. Кемгәдер бу килешә дә.

– Күпләр ирегез белән якыннан танышуны зарыгып көтә. Алга таба булыр микән бу хәл?

– Мин үзем каршы түгел, вакыты белән булыр. Ул үзе билгеле кеше түгел, шуңа киң аудиториянең игътибар үзәгендә булырга яратмый. Баштарак бергә төшкән фотоларны куюга, гомумән, мөнәсәбәтләр турында әйтүгә бик каршы тора иде. Хәзер «йомшара» башлады. Шуңа күрә мин дә әкренләп фотоларны урнаштыра башладым.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

Чыганак: https://vatantat.ru/2020/06/27845/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев