Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Гөлназ Асаева кияүгә чыкты (ФОТО)

Яшьләрне чын күңелдән никах көне белән котлыйбыз

Татар эстрадасының яшь һәм талантлы җырчысы Гөлназ Асаева кияүгә чыга. Кияү егете – җырчы Вилли (Вильдан Шәмсетдинов). Гөлназның үзе белән сөйләшү мөмкинлеге булмады.

Ә менә Гөлназның әтисе, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев белән бер минут кына булса да сөйләшергә насыйп булды.

- Бүген бездә зур бәйрәм - кызыбыз Гөлназның никахы. Без - Уфада, мәчеттә. Никах мәҗлесе башланырга тора. Котлауларыгыз өчен рәхмәт! - диде Рөстәм Асаев.

Безгә билгеле булганча, Гөлназ озак вакыт җырчы Вилли белән очрашып йөрде. Еш кына гашыйк парны җәмәгать урыннарында күрдек. Гөлназ белән Виллиның күзләре бәхеттән янып торды, араларында мәхәббәт барлыгын чамаларга була иде.

Яшьләрне чын күңелдән никах көне белән котлыйбыз! Гаилә бәхете, иминлек телибез!

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=29822

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев