Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Имтихан тотканнан ким булмады

Нәрсә дисәм дә, үземне шушы урында, шушы сәхнәдә, шушы кешеләр арасында таба алганыма рәхмәт әйтәсе килә Аллаһыма.

"Минем белән аңлашып эшләүче әти - әниләргә икеләтә рәхмәт!
Балалар белән эшләү җайлы түгел, ләкин алар карусыз. Алар өйрәнәбез диеп атлыгып торалар! Алар "апа" диеп, мине яратып торалар!
Бүген без беренче тапкыр сәхнәгә мендек. Кемнәрдер:"Җәй көне нинди концерт инде?!" - диеп аптыраштылар... Аның сәбәбе дә шул, җәмәгать. Бик үзенчәлекле. Балаларның үз сәләтләрен әниләренә күрсәтәселәре килде. "Апа, без әзерләнәбез, ә кайчан әниләр карый безне?" диеп, бик борчылышты алар.
Берәр сәбәп кирәк мени җыелып, күңел ачып, җырлап - биер өчен!? Юк, әлбәттә. Бу очрашулар безне бары тик көчлерәк итә.
Сүз башы Шүрәле, ә мине каядыр алып кереп китә дулкынландыргыч уйлар... Әйе, беренче мәртәбә мендек. Балалар барысы да сәләтле. Барысы да молодееецлар! Әле киләчәктә безне бары тик зур үрләр көтеп торсын! Безне зурлап килгән авылдашларыма, кунакларга чиксез рәхмәт!", - дип язып куйган Дусым авылы мәдәният йорты җитәкчесе Альбина Хакимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев