Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Кабак бәйрәме булып узды

Ничектер бик кызып китеп, хыялланып утырган көнне, Алиянең идеяларга бай башына бер фикер килде...

Әйе,әйе...Минем кызларым-егетләрем шундый: гел яңалыкка өндәп , мине үз дөняларында яшәтүчеләр. "Бәлки без,берәр куркыныч бәйрәм оештырырбыз? "- диюе булды....мин исәргә шул гына кирәк...Мәктәп елларында исебез китеп үткәргән Хеллуин искә төште. Төште дә, яңадан мине әллә нинди адаштыра торган уйлар урманына алып кереп китте... Уйлый торгач, бу бәйрәмне үзебезчә итәсе килде. Әбиләребез электән кабак чәчеп, ел әйләнәсе шуннан әллә ничә төрле ризык пешереп ашаганнар. Октябрь ае кабак уңышын җыю буенча да иң беренчеләрдән санала. Кабаклар җыелды, нишләп әле без аларны кисеп ямьсезлибез? Аларны өстәл түренә куеп, кәләпүш һәм калфак киертик диеп уйладым бер мәлне...Балалар өчен ул әз генә кызыксындыра торган да булырга тиеш бит әлеее. Алар нәкъ менә шуны көтеп,шуннан тәм таба бит. Үз фантазияләрен эшкә җигеп, төрле открыткалар ясап элдек...Элүдә мени аның кызыгы, бәйрәм рухы нәкъ менә аның шул эшләнмәләрен эшләгәндә ныграк сизелә, ләбаса.
Тагын да күңелле булсын өчен, без әлбәттә тылсымлы 'кәстүмнәр' кияргә булдык. Анысы өчен әти -әниләргә зур рәхмәт! Балаларны әзерләп,вакытларын җәлләмичә, алар күңелен күргәннәре өчен.
Балалар командага бүленеп, исем девиз уйлап:викторина сорауларына җавап табып, төрле уеннар белән үрелеп барган бәйрәм ,дискотека белән тәмамланды.
Чынлап та октябрь күрке-кабак!

Альбина Хакимова, Дусым мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев