Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Канатлар куя сәхнә

Сынган рухка канат куючы, Сүнмәс моңга ялкын өстәүче. Халыкның җәүһәре, ядкәре, Мәдәният хезмәткәре.

23нче апрель — Күңгәр, 24нче апрель — Олы Мәңгәр, 25нче апрель — Күәм авылы мәдәният йортларында «Канатлар куя сәхнә» дип исемләнгән, Әтнә районының мәдәният учакларында эшләп килүче берләшмәләрнең отчет концертлары гөрләп узды. Мәдәният йортларының фойесында «Оста куллар» берләшмәсендә шөгыльләнүчеләрнең эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды. Сәхнәдә иҗат коллективлар тамашачыларны җырлары, дәртле биюләре, спектакльдән өзекләр, нәфис сүзгә осталыклары белән сөендерделәр. 3 көн рәттән мәдәният хезмәткәрләре эшләренең нәтиҗәләрен йомгаклап, үз коллективный сыйфатлы, матур концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Иң кечкенә катнашучыга 3яшь кенә булса, иң олысына 86 яшь иде. Бик матур, җылы концерт карап, тамашачы рәхмәт әйтеп таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев