Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Халык фикере: Яңа Шашы һәм Түбән Көек

7 гыйнвар көнне Үзәк чыршы янында авыл җирлекләре арасында барган концертлар тәмамлангач,

Халык фикерен өйрәнү максатыннан сораштыру куйган идек газетабызның ачык төркеменә - https://vk.com/atnyatany

Бүген аның вакыты чыкты. Сораштыруда 3335 кеше тавыш бирде. Бу вакыт эчендә 17 комментарий язылды. Бәяләп кенә калмыйча, тавыш бирүчеләр үзләренең фикерләрен дә яздылар.

Сораштыруны ошатып 247 кеше лайк куйды. Моннан чыгып без, халык фикерен өйрәнүне дәвам итәргә кирәк, дигән фикергә килдек. Темаларны сез дә тәкъдим итә аласыз. Бергәләп бәяләргә өйрәнербез.

Ә монысының нәтиҗәсе түбәндәгечә:

Әлеге бәйрәм концертларын кара баручылар сораштыруның ни дәрәҗәдә дөрес икәнлеген дә әйтер. Сүз дә юк, тавыш бирүдә үзеңнекен начар итәсе килми, шунлыктан тавышны да үзеңнекеләргә бирәсең.

Бәяләү чынлап та чынбарлыкка туры килә. Яңа Шашы һәм Түбән Көек авыл җирлеге куйган концертны халык яратып караган булып чыкты. Афәрин, мәдәният хезмәткәрләре. Тырышлыгыгыз бушка китмәде. Иң авыры да сезгә булды. Иң соңгы куючыга алдагыларны кабатламас өчен, әйтер сүзне дә үзгәртеп сөйләргә туры килә.

       Мин үзем бу беренчелеккә Комыргуҗаны да кертер идем. Алар бер яссылыкта. Халыкны таратмый тота алган, тамашачы  белән эшли белүчеләр булып чыктылар. Мин әле әйбәтләр рәтенә Мәңгәр авыл җирлеген дә кертер идем. Алар әзерләгән концертны да яратып карадык. Алар сораштыру барышында дәррәү күтәрелмәгәч арттарак калды.

Сораштыруда катнашкан барлык тавыш бирүчеләргә дә рәхмәтебезне белдерәбез.

     Каршы килмәссез, килешерсез дип уйлыйм, Иске Яңа ел тамашасы 31 декабрьгә караганда күңеллерәк булды. Кеше дә күп иде. Әле дискотекага калучылар да җитәрлек  булды.

Мондый халык күп йөри торган тамашаларны, сабантуй бәйрәмнәрен ниндирәк итеп күрәсегез килә. Фикер-тәкъдимнәрегезне җиткерегез, мәдәният хезмәткәрләренә ярдәмгә килик, бергәләп оештырыйк!

Үз эшен яратып, халыкны бер генә минутка да ялгызын калдырмаганыгыз өчен, гел күңелебезне күтәреп ни дә булса уйлап чыгарырга тырышуыгыз өчен дә рәхмәт Сезгә! Исән-сау эшләгез. 

С.Мингатина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйге Сораштыру