Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

«Күңелләрдә мәңге яшь - Тукай»

Әтнә район мәдәният йорты тарафыннан оештырылган “Күңелләрдә мәңге яшь син – Тукай!” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.

Районкүләм булса да, Балтач, Арча, Апас, Казан шәһәреннән дә катнашучылар булды. Барысы 3 номинациядә барды: 5-7 яшь, 8-11 яшь һәм 12-18 яшьлекләр өчен. Бәйгегә барлыгы 124 бала катнашып, һәр номинациядә урыннар билгеләнде. Махсус бүләккә Хәкимова Зәлия белән Ахатова Әдилә ия булдылар. Иң нәни, 3 яшьлек катнашучы - Хәкимова Риана.

Бәйрәм барышында бөек татар шагыйребезнең сүзләренә иҗат ителгән җырлар, аның шигырьләре яңгырады, килгән кунакларга мастер класслар узды. 

Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр, татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев