Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Әлфис Кыямовның улы армиядән кайткан

Аның кайтуы гаиләсе өчен зур сюрприз булган. Ни өчен?

- 2019 елның 3 июлендә Айрат армия сафларына китте. Ул Байкал арты крае Чита шәһәренә эләкте. Анда дүрт ай ярым хезмәт иткәннән соң, Төньяк Осетия республикасының Владикавказ шәһәренә күчерелде. Берәр ай Моздок шәһәрендә командировкада булды. Безнең өчен бик истәлекле шәһәр ул, чөнки минем дәү әтием Хангали Әскәр улы Матшин Саба районы Елыш авылыннан сугышка китеп, Моздокта хезмәт итә, анда яралана. Айрат та "дәү әтием булган урыннарда йөрдем" дип бик горурланып сөйли, без дә горурланабыз, - ди Айгөл Кыямова. Айратның хезмәте бик тыныч узган. "Әлбәттә, төрле вакытлар булгандыр. Тик, гомумән алганда, тыныч булган. Аллага шөкер, гел аралашып, шалтыратып торды. Шалтырата алмаса, смс-хәбәр яза иде. Әни Айрат өчен тыныч булды", - ди Айгөл.

Айратны 4 июльдә кайта, дип көткәннәр. Тик ул сюрприз ясап, 3 июльдә кайтып җиткән. "4се көнне туганнар белән шарлар тотып аэропортка барып, Айратка сюрприз ясамакчы идек. Аннан соң мин "Сәләт"кә мастер класска барырга тиеш идем. Ләкин, киресенчә, без түгел, Айрат безгә сюрприз ясады. 3 июль көнне самолет белән кайтып, дуслары белән очрашкан. Безгә чәчәкләр, кызым Ралинага уенчык алган. Без әнидә Айрат кайтышына салатлар ясый идек. Бик күңелле сюрприз ясады", - диде Айгөл Кыямова.

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/lfis-kyyamovny-uly-armiyadn-kaytkan-mashinada-tisene-yry-yagyryy-video

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев