Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

“Qazan Quiz” уенында Әтнә мәктәбе укучылары катнашты

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе М.Г.Әхмәтов ярдәмендә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты белән берлектә “Qazan Quiz” уенын уздырды.

Монда республикабызның һәр районыннан 8-11 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Олы Әтнә мәктәбеннән бу чарага татар теле укытучысы Хәбибуллина Г.М. белән берлектә Зәйнуллина Дилянур, Хәйретдинов Ризван һәм Исхаков Ихсан бардылар. Программа искиткеч бай иде. Укучыларны Милли китапханәдә кураторлар, волонтёрлар каршы алды. Башта бик эчтәлекле экскурсия, аннан “Акыл фабрикасы”нда спикерлар чыгышы – белем бирү булды. Аннан укучыларны автобуслар белән IT – паркка алып китеп, квиз формасындагы уен булды. Татар шәхесләре, мәдәнияте (әдәбият, музыка, театр), татар теле (тәрҗемә, грамматик формалар, яңа һәм иске сүзләр), Татарстанның районнары белән бәйле сорауларга дөрес җавап биреп, укучыларыбыз дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алып кайттылар. Үзара аралашу, белемәрен сынау алар өчен бик файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев