Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Тәбрис өйләнгән!.. - ник атта, ник кулында балта?..

Күрше егете Тәбрис Бузунов тәмам аптырашта калдырды соңгы көннәрдә. Социаль төркемнең кайсысын ачсаң да, кыз сорарга барасы, дип язалар. Җигүле аты ни тора... - анысы да гаҗәп түгел. Чөнки үзе бер бу егет...

Олы Әтнә авылының Сарман урамына - күршебезгә Яңа Җөлбидән күчеп төштеләр Бузуновлар. Тырышлыклары, шаянлыклары, тапкырлыклары белән үз кешегә әйләнеп беттеләр. Әллә кайдан кычкырып сәлам бирәләр...

Бузунов Тәбрис - гаиләдәге ике егетнең берсе, Яңа Әтнә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе. Тапкырлыгын, осталыгын беләбез инде. Бер бәйрәм дә ансыз үтми. Кыз сорарга баруы гына аптырашка салды. Сүз дә юк, егет кеше, өйләнергә тиеш. Белми калмыйк, күршеләр бит,  андый чакта эш җитә. Түзеп бетереп булмады: 

- Тәбрис, әллә өйләнәсең инде...- дип сорадык. 

- Әйе шул, кәләш мунча ягып калды ... - дип шаяртты бу. Азрак аерабыз инде, шаяра. Ярар белербез әле, дидек. Бу үзгәлекне күрми калып буламыни...

Ул да түгел җигүле бизәлгән ат белән кыз да сорап,  алып та кайтты бу егет. Әллә чын, әллә ялган?! Тәмам гаҗәпкә калдырды...

 Менә шулай гаҗәпләндереп, авыл халкын кызыктырып, алгысытып, татар халкының "Килен төшерү" йоласын эшләп,  халыкка күрсәттеләр Яңа Әтнә һәм Түбән Көек мәдәният хезмәткәрләре. Җигүле атларга утырып кыз алып кайттылар. Кияү егет - Яңа Әтнә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Тәбрис Бузунов, Килен - Түбән Көек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе - Илзирә Заһидуллина. 

- Элеккечә туры атларга утырып, җәзаларын башкарып, йоласын шартына китерергә тырыштык. Бик күңелле килеп чыкты. Яңа Шимбер авылыннан йоласын үтәп, әзерләгән сандыгы белән бергә

  алып киттек киленне, бөтен авыл бер булып озатып калды. Җырлап-биеп изге теләкләр теләделәр. Аннан соң Түбән Көектә  мендәрләргә бастырып каршы алгач, күрше урам кунак алды. Барыбыз бергә җырлашып шунда киттек. Татар халкының йолаларына бары да сыйган, аны яңартасы гына бар. Бу хакта күптән уйлана идек, менә тәвәккәлләдек. Әлеге рольләрне башкаручы егет-кызыбыз гаилә кормаган әле, кем белә, насыйп булса,  менә шулай атларга утыртып, йолаларын җиренә җиткереп  алып та кайтырбыз әле...- ди Яңа Әтнә мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Гыйлаҗева.

Насыйп булсын, белмәссең. Соңгы вакытта "Каз өмәсе" үткәргән авыллар ешайды бит. Килен төшерү йоласы да яңарыр. Хәер, монысына әллә ни үзгәреш тә кертәсе юк кебек...

Фото-видеолар Алсу Гыйлаҗеваныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев