Әтнә таңы

"Әтнә" биюен торгызыйк әле

"Түгәрәк уен" журналының 2015 елгы 1 санын актарып утырам. Һәм кинәт "Петербургта Шәрык кичәсе" исемле мәкаләгә тап булам.

Ул нәкъ тә йөз ел элек, 1914 елның 15 гыйнвар көнне "Тормыш" гәҗитендә басылып чыккан икән. Авторы Шәриф Манатов.

Укыйбыз: "Петербург мөселманнарының оят китерми торган мәдәни эшләре бар исә, ул да 15 елдан бирле ел саен ясалып килә торган Шәрык кичәседер. Һәркем шул матур вә гүзәл манзараларын, шәрыкның хисиятен сөйдереп җибәрерлек нечкә музыка вә җырларын һәм өлфәт, татулык вә нәзеклекне үзлегеннән белдереп тора торган биюләрен күрәсе һәм ишетәсе килә. Шуның өчен Шәрык кичәсен Петербург халкы олуг бер дини вә милли бәйрәмнәрен күргән кеби каршы алдылар".
Һәм безнең өчен иң әһәмиятле юллар түбәндә язылган:
"Мөселманнардан һәм укучылар, җырлаучылар, биючеләр һәм уйнаучылар булды. Хосусан Ләйлә ханым Мофтизадә Кырым милли биюе "Кайтарма"ны, Фәхрия ханым Арская Идел буе татарларының милли биюе "Әтнә"не биеп, афәриннәр алдылар".
Фәхрия ханым Арская турында минем беренче ишетүем. Ә менә "Әтнә" бию көенең ноталарын очратканым бар. Татар халкының музыкаль поэтик иҗаты белән бераз хәбәрдар буларак, миңа бу өлкәдә бүгенгә кадәр басылган ноталы китап­ларны уйнап-җырлап чыгарга туры килде. "Әтнә" көе сүзләре белән 1964 елны Мәскәүнең "Музыка" нәшриятында чыккан "Татарские народные песни" китабының 57нче битендә урын алган. Ә "Комментарии и примечания" өлешендә менә мондый аңлатма бирелгән:
"39. Атня. Плясовая песня. Название ее связано с местом ее возникновения – деревней Атня. Для мелодии характерны резкие концовочные акценты на вторых долях четных тактов, что является особенностью большинства татарских плясовых напевов и наигрышей".
Бу җырны мин берничә еллар элек Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин соравы буенча Әтнә театры өчен "Американ" спектак­лендә файдаланырга җибәргән идем.
Җыеп кына әйткәндә, "Әтнә" биюен Әтнәнең үзенә кайтарырга кирәк! Данлыклы "Алчәчәк" бию төркеменә менә дигән репертуар. Көе бар. Аранжировщиклар аннан конфетка ясый (акчаңны гына түлә!). Ә хореография өлешенә Әтнә кызлары-егетләре үзләре оста. Бу инде дөньякүләм стандартларыннан читкәрәк авышып, "Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл..." Әтнә яклары биюе булыр, насыйп итсә! Югыйсә, 1957 елны Әтнә районы җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә декадада үзебезнең якта чыккан "Челтәр элдем читәнгә" җырлы-биюле композиция белән халыкның хушын алган иде бит!
Ә бүген? Бүген исә быел Әтнә районының кире кайтуына 30 ел тулуга тулы хәзерлек бара булса кирәк. Районыбызның данлы бәйрәменә борынгы "Әтнә" биюе дә менеп басса?
Әйдәгез әле, моннан йөз ел элек базарлы-һөнәрле вә театрлы Әтнәбездә әби-бабаларыбыз затлы күлмәкләр киеп, бик тә нәзәкатьле һәм үз-үзләрен гаять горур тотып, матурлык, сафлык һәм дә илаһилык чәчеп биючеләрен кабат күреп сөеник әле.
Заманча булсын ул. Үткән белән бүгенгене бәйләүче композиция иҗат ителсен. Район халкы өчен дә бераз тыз-быз килеп алудан ни зарар булыр икән? Ашыга-ашыга әллә кайларга барып, конкурсларда җиңеп чыгар өчен амбразурага ташланмаска да буладыр бит берәр мәртәбә?! Әтнә төбәгендә генә калсак. Райондагы һәм мәктәп укучылары өйрәнсен ул биюне. "Телне, гореф-гадәтне саклыйк!" – дип җыелыш­лар үткәреп вакыт әрәм иткәнче, район, авыл мәдәният йортларын, музыка-сәнгать мәктәпләре стеналарын яулап алынган агач рамкалы дипломнар белән тутырганчы, "Безнекеләр – беренче", – дип район гәҗитендә бертуктаусыз "Берлинны алу" белән мавыкканчы, гади генә яшәргә өйрәнергә вакыт килеп җитте.
Үз гомеремдә мәкаләләр күп яздым мин. Язып бетергәч, бераз "суынырга" куям. Монысы белән дә шулай булды. Һәм... юкка түгел икән!
6 ноябрь көнне ТНВ каналы аша "Разия Тимерханова" дигән русча тапшыру карап утырам.   Атаклы башкаручыны, төрле елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән башкарган җырларын бирәләр. Чү! "Танец Атня", "Архив 1939 года", – дигән язу пәйда була экранда. Һәм биюче кызлар Ансамбль алдында "Әтнә" биюен башкаралар. Ә көе шул ук. Мәскәүдә чыккан китапта басылганча!
Әтнәләр үзләрен өйрәткәнне бик өнәп бетермиләр. Мин моны 8-10 класста укыганда һәм соңыннан ике ел Әтнәдә эшләгәндә аңладым. Тик бүген минем бурыч – тапкан хәзинәне өстәлгә китереп салу: карагыз, барлагыз, өйрәнегез, таратыгыз, саклагыз. Кулыгыздан килсә...

Реклама

Илгиз КАДЫЙРОВ, Казан шәһәре

Ф. Кадимов фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: