Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Уеннан уймак чыга диләр

Дөрес сүзләр. Мәдәният өлкәсенә килеп керүем дә уен кебек кенә булды...

Дусым авылына клуб мөдире кирәк дигән сүзне, колак кырые белән генә ишетеп алып, тиз генә Әтнә мәдәният йортына бардым. Аңарчы киңәшләшкән,ярдәмен сузган хәзерге хезмәттәшләремә рәхмәт!
Хыялым зур иде минем! Үземне гел сәхнәдә күрәсем килә иде! Кызыгып,сокланып карый идем шушы дөнья белән яшәүчеләргә!
Һәрбер үткән чарадан, һәр очрашудан канатланып кайта идем! Аңа кадәр күпме әзерлек үткән мизгелләре. Алар барысы кадерле!
Берара Әтнә мәдәният йортына килгәч: "Театрда уйныйсың килмиме?"- дип сорадылар. Минем өчен бу, үрелеп тә буй җитмәслек йолдыз кебек иде.Алдын - артын уйламыйча:" Барам!" - диеп кычкырып әйткәнемне сизми дә калдым.. Алды - арта нәрсә инде? Хатын - кыз өчен гаилә бит. Ә сәхнә ул күп көч тәлап итә. Чын мәгънәсендә анда буласың килә икән,өйдәгеләреңне онытып тор инде... Торам! Анысына да риза, дия - дия,үзалдыма сөйләп,үземне канатландырам!
Репитициягә йөргән мизгелләр... Әле мин аны тыштан гына күзаллыйм. Эченә кергән саен никадәр яңалыкка, никадәр кызыклы дөньяда булуыма ышанасым килми...
Бу минем беренче ролем! Рамилә роле! Нинди ул? Ул хисчән,гади, күп еллар дәвамында үзеннән 19 яшькә олы ир - атка мәхәббәтен җиткерә алмый азапланып, сабырлыгын җуйган яшь кыз!
Кичә 2 нче декабрь Фәнәвил Гәлиевның Корт пьесасы буенча Авылым спектакленең премьерасы булды! Сез күз алдыгызга китерегез! Премьера!!! Бу сүзне әйткәндә күкрәктән чыккан сулышның никадәр горурлык кичергәнен бары үзем генә беләм кебек!
Мәдәниятләр шул кадәр тырыш,якты,булган алар! Алар гел эзләнүдә! Ахырдан безне зурлап, чәчәкләр таратып рәхмәт сүзен белдергән Алия Ренатовнага чиксез рәхмәтле! Мин инде беренче генә әйтмим,аның кебек гади һәм үз хезмәткәрен аңлап, хөрмәтен күрсәтә белүчеләр хәзер бик сирәк!
Шушы спектакльне без, мәдәниятләр белән бергә алып,башыннан ахырына кадәр,курыкмыйча оештырып чыккан,үз эшенең остасы - режиссерыбыз Дамир Сидеевка рәхмәт.
Безгә өстәл әзерләп,кунак иткән Әтнә мәдәният йортының методист кызларына зур рәхмәт!
Бөтенесен язып та, хис - кичерешләрне биреп тә бетереп булмый. Рәхмәтем - хезмәттәшләремә! Авыр - һәм зур юлны матур итеп узып,киләчәктә дә аңлашып эшләргә насыйб булсын иде!
Премьера белән!

Дусым мәдәният йорты, Альбина Хакимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев