Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Хезмәте авыр булса да, ризыгы тәмле!

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәте һәрвакыт авыр булды.

Бу кешеләр түземле, максатчан, үҗәт булулары һәм туган авылларын, үз эшләрен яратулары белән аерылып торалар.
Кайсы гына тармакны алып карасак та, бөтен эшебез, тормышыбыз җир белән бәйле. Җирне хезмәт кешесе тәрбияли, җир исә үзен тәрбияләүченең хезмәтен данлы, мактаулы итә.
"Хезмәте авыр булса да, ризыгы тәмле", ди халык. Күпереп пешкән икмәк табыннарыбызда урын алганга кадәр күпме хезмәт куела, күпме маңгай тире тама?! Син яңгыр көткәндә кояш кыздыра, син кояш көткәндә көннәр буе яңгыр ява. Басу - кырларда хезмәт куючы механизатор, комбайнчылар, орлыкны җир куенына салып, уңышны җыеп алуга кадәр күпме йокысыз төннәр, борчулы көннәр үткәрә. Терлекчелек тармагында эшләүчеләр дә алны - ялны белми хезмәт куялар.Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан "Хезмәтемнән ямь табып"- бәйрәм кичәсе. Бәйрәмебезнең кунаклары озак еллар "Алга" колхозында сыер савучы булып эшләгән Корбанова Розалия апа һәм Сафина Глира апалар ..Алар инде хәзер лаеклы ялда.Үзләренең хезмәтләре турында сөйләделәр. Матур истәлекләре, хәтирәләре белән уртаклаштылар. Инде күпме сулар аккан,гомер үткән.Алар горурланып сөйләделәр,берсен - берсе бүлдерә,бүлдерә. Әйе. Кешене хезмәт бизи. Икенче кунагыбыз Вәлиев Рафил. Ул бүгенгесе көндә "Дусым"хуҗалыгында эшли. Техник осеменатор вазыйфасын башкара.Сәламәт булыгыз. Җан тынычлыгы,бәхетле картлык кичерегез. Рафил сиңа эшендә уңышлар телибез. Сәламәт бул.

Ары мәдәният йорты, Раилә Кадимова

Фотолар Фидаиль Кадимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев