Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Җырлап яшә, Раяз

Котлыйбыз!

Буген, 8 июльдә, Татарстанның атказанган артисты, үзенчәлекле тавышлы, популяр җырчы Раяз Фасыйхов үзенең гомер бәйрәмен - туган көнен билгеләп үтә. Балтач районы Нөнәгәр авылында туган җырчы музыкаль гаиләдә үсә. Арча педагогия көллиятендә музыкаль белем ала, биредә "Арча егетләре" ансамблендә гармунчы, җырчы. 2008 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлый. Аннары Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. Табигый сәләте, тырышлыгы бәрабәренә тормыш баскычларын үтеп, югарыга үрләде. Ул "Татар җыры", күп төрле башка бәйгеләр җиңүчесе. Иң мөһиме:Раяз Фасыйховның җырларын халык ярата. Милләтебезгә ихлас хезмәт итүче, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйховны туган көне белән ихлас котлыйбыз, аңа саулык, гаилә бәхете, иҗади уңышлар, сәхнәдә озак еллар якты йолдыз булып балкуын телибез. Җырлап яшә, Раяз, тамашачылар сине ярата!

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=29718

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев