Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Зөлфәт Зиннуров куллана торган тормышчан киңәш

Кулланыгыз, булыша!

Кайвакыт ир кешегә хатыны белән үз әнисе арасында уңайсыз хәлгә калырга туры килә. Мондый вакыт таякның авыр ягы, әлбәттә инде, ир кеше башына төшә. Хатын белән кайнана арасын җәлт кенә җайлап кую юлы бар икән бит! Сүз остасы, алып баручы Зөлфәт Зиннуров «Сөембикә» журналы укучыларына үзенең тормышчан киңәшен бирә: – Гаиләдәге хатын-кызлар арасында татулыкны саклар өчен – аларның барысына да каршы торырга кирәк. Син – аларга, алар сиңа каршы берләшәләр дә, бергәләп сине ачулана башлыйлар. И ачуланалар, и ачуланалар, мин әшәке инде! Ә мин ул вакытта урамга яки гаражга чыгып китәм дә, бер ярты сәгатьтән кире әйләнеп керәм. Мин кергәнче инде килен белән кайнана дуслашып, чекердәшеп чәй эчеп утыра торган булалар, ситуация дә онытылган. Кулланыгыз, егетләр, булыша!
 

Чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев