Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бакча җиләгенең уңышын арттыру серләре

Җиләк түтәлләре арасын кара төстәге пленка белән капларга кирәк.

Бу берьюлы ике проблеманы хәл итәргә булыша: чүп үләннәреннән котыласыз һәм туфракта дым саклана. 

-пленканы түшәр алдыннан түтәл араларын йомшатып чыгыгыз. Август ахырында аны алып куегыз. Пленка кулланучылар җиләкнең уңышы бермә-бер артуын әйтә. 
-артык яфракларын кисеп торыгыз. Җимеш бирергә атна-ун көн кала, яфракларның өчтән бер өлешен киесп алыгыз, кайберәүләр яртысын ук кисеп ыргыта.

Бигрәк тә җиләкне каплап торган яфраклардан котылыгыз. Туры кояш астында үскән җиләкләр тиз өлерә һәм череми.
-җиләккә суны җәй буе сибегез, һичьюгы ике атнага бер тапкыр.
-җиләк сортларын яңартып тору зарур. Авыру барлыкка китерүчеләр аларга торган саен җайлаша бара, нәтиҗәдә үсемлек аларга каршы көрәшә алмый башлый.

Җиләкне элек кыяр, помидор, бәрәңге үскән урынга утыртмаска тырышыгыз. Ул туфракта гөмбәчекләр күп була.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев