Бакчачыга киңәшләр
Файдасы тисен.
- Чөгендер киң булмаган түтәлдә әйбәт үсә.
- Укропны кояшлы урынга чәчегез. Күләгәле урында ул хуш исле булмый.
- Кишер тишелеп чыкканчы, суны даими сибегез. Шытымнары күренгәч, ике атна су сипмәгез. Ул тамырга төпкә китәргә булыша. Көннәр артык коры торса гына дым кирәк.
- Кишер начар үссә, ун литр суга бер аш кашыгы тоз салып сибегез.
- Кәлшәләрне көненә бер-ике минут сыйпап торсагыз, алар сузылып үсмәячәк. Кул белән орынгач, әлеге процессны туктатып торган этилен бүленеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев