Бакчадагы татлы борычны тизрәк кызарту ысулы
Бакчада татлы яки болгар борычын утыртмаган кеше юктыр.
Тик алар теплицада да, алсу төскә кергәч тә, озак кызырып бетә алмыйча утыра. Кызарту процессын тизләтү өчен, үзем сынап караган берничә ысулны тәкъдим итәм.
Көзгә таба борычлар үскәч, яфракларын, ян ботакларын ботап чыгарга кирәк. Шуннан соң алар актив кызара башлый.
Ә инде тагын да тизрәк кызыл борыч ашыйсыгыз килгән очракта, кызарырга «җыенган» борычның сабагын озынрак итеп кисеп алырга һәм суга утыртып куярга була. Ул вакытта борыч 2-3 көндә кып-кызыл була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев