Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бакчада кышын ниләр эшләргә кирәк?

Кар төшүгә бакчада даими рәвештә кар тоту эшләрен башларга кирәк.

Кыш җитте, бакчаларда уңыш инде күптән җыелган, үсемлекләр дә ялга талган. Мондый чакта алар тәрбиягә мохтаҗ түгел, ә бакчачылар язын һәм җәен кул тимәгән, вакыт җитмәгән эшләрне караштыра алалар. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина бу чорда нинди эшләрне башкарырга мөмкин булуы турында сөйли. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кар төшүгә бакчада даими рәвештә кар тоту эшләрен башларга кирәк, кул астындагы материаллардан кирәкле урыннарда киртәләр кую бик яхшы. Кар җитмәсә, үсемлекләргә «кышлау» авыр була. Шуңа күрә юллардагы карны куаклар һәм агачлар төпләренә китереп өяргә кирәк.  

Бакчада корткычларны юк итүче кечкенә ярдәмчеләрне — канатлы дусларыбызны да онытмасак иде. Кыш алар өчен зур сынау булып тора, шуңа күрә җимлекләр элеп куярга һәм кошларга даими рәвештә азык салырга кирәк.

Кышын бакча эскәмияләрен, өстәлләрен  төзәтеп кую, кирәк булса, койма яки клумбаларны караштыру өчен дә вакыт табу җиңелрәк була, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/16-12-2021/bakchada-kyshyn-nil-r-eshl-rg-kir-k-5845176

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев