Балык урынына шампиньон?
Кем диңгез ризыкларын яратмый - бу киңәш сезнең өчен.
Әгәр сез диңгез продуктларын яратмыйсыз икән, шампиньоннарга игътибар итегез, дуслар. Бу гөмбәләрдә баш мие эшчәнлеге өчен файдалы фосфор күләме креветка һәм мидияләрдәге кадәр үк.
Шампиньон минераль матдәләргә (тимер, калий, цинк, фосфор) һәм кирәкле витаминнарга - E, D, Bга бик бай. Алар нерв системасын ныгытырга ярдәм итә, бактерияләргә һәм шешкә каршы активлыкка ия.
Шампиньоннар куллану атеросклероз белән авыру куркынычын киметә һәм канда холестерин дәрәҗәсен дә киметә икән.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев