Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бүлмә гөлләре кышын йоклыймы?

Гөлләр дә кешеләр кебек: аларның биологик ритмнары бар. Күпләренең ял вакыты кыш айларына туры килә.

Җәй буе шау чәчәктә утырган гөлләрегез кышын да йортыгызны ямьләндереп торсын дисәгез, түбәндәгеләрне онытмагыз.

Гөлләр дә кешеләр кебек: аларның биологик ритмнары бар. Күпләренең ял вакыты кыш айларына туры килә.

Кышын су сипкәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бу айларда гөлләргә ике мәртәбә азрак су сибәргә туры килер. Әмма бу аларның матдәләр алмашын акрынайта. Шуңа күрә туфракны әледән-әле йомшартып торырга туры киләчәк.

Су сибү ешлыгын гөлләрнең төренә карап билгеләгез. Кайбер гөлләргә кышын бөтенләй су кирәкми. Алоэ, агава, гастерия, пеларгония, хойя, каланхоэ, кактуслар керә. Ә циперус, осока, папирус, колоказия кебек үсемлекләрнең төпләре һәрвакыт дымлы булырга тиеш. Фикус, аспидистра, сингониум, спатифиллум, цитруслы бүлмә гөлләренә суны уртача күләмдә, туфрагы корыган саен сибеп тору хәерле. Суны киметсәгез дә, бүлмә гөлләрен сиптергеч белән дымландырып торырга онытмагыз.

Бүлмә гөлләрен яктылык һәм җылылыкка яраклашуы буенча берничә төргә бүләргә мөмкин. Җылылык яратучылар исемлегенә орхидея, калатея кебек гөлләр керә. Салкынча һавага яраклашкан үсемлекләр арасында цикламен, фуксия, яран гөл бар. Уртача температурага ияләшкән үсемлекләр дигәндә аспарагус, ливистон пальмасын, клеродендрон кебек гөлләрне күздә тотабыз. Фикус, алоказия, драцена чыдам үсемлекләр рәтенә карый.

Ачык калган тәрәзәләр, бозга каткан пыяла үсемлекләргә йогынты ясамый калмый. Гөлләр торган бүлмәне җилләтергә уйласагыз, аларны башка урынга күчереп торырга кирәк икәнен онытмагыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев