Чәч коелудан ничек арынырга?
Байлык - аяк астында.
Дуслар, кычытканның әле яшь, сусыл чагы. Аны мөмкин кадәр киңрәк кулланып калыгыз.
Чәч коелудан интегүчеләргә яшь кычыткан суы ярдәмгә килер.
Кычытканны кайнап торган суга салып, 5 минут кайнатып алырга. Суынгач, сөзеп, юылган чәчне әлеге су белән чайкарга. Атнасына 2–3 тапкыр куллансагыз, нәтиҗәсе озак көттермәс, дип яза Кызыл таң.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев