Әтнә таңы

Чүп ташучы машина йөртүчеләр ни өчен бәрәңге сабагына зарланалар?

Бәрәңге сабагы: торак пунктлардагы контейнер мәйданчыкларын үсемлек калдыклары өемнәренә әверелдермәс өчен аны ничек файдалы итеп кулланырга? Бу хакта «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА сөйли.

Җирле массакүләм мәгълүмат чараларында һәм республика муниципаль районнары сайтларында «Чүп ташучы машина йөртүчеләр көн саен күп кенә авыл җирлекләрендә калдыклар җыю кагыйдәләренең бозылуын күрсәткән фотосурәтләр белән уртаклашалар» дигән язмалар чыга башлады. Муниципалитетлар сайтларында һәм район массакүләм мәгълүмат чараларында көз башыннан “юл кырыйларына ташланган һәм контейнер мәйданчыкларын тутырган бәрәңге сабагы һәм башка авыл хуҗалыгы калдыклары проблемасы кискенләште”, дип хәбәр ителә.

Мәкаләләрдә мондый хәлнең каты көнкүреш калдыкларын туплау кагыйдәләрен белмәү аркасында килеп чыгуы билгеләнеп үтелә һәм «шәхси секторда һәр бәрәңге алу сезоны контейнер мәйданчыкларын үсемлек калдыклары өеменә әйләндерә», дип языла. Эксперт әйтүенчә, “бәрәңге сабагын һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең башка калдыкларын гадәти чүп-чар белән бергә ташларга ярамый”, чөнки алар каты коммуналь калдыкларга керми һәм аларны чыгару калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторының коммуналь хезмәте бәясенә кертелмәгән. Авыл бакчачыларның барысы да бу хакта белми, күрәсең.

Калдыклар туплау кагыйдәләрен шулай бозу, барыннан да элек, чүп ташучыларның хәрәкәт графигына йогынты ясый, чөнки машина йөртүчеләргә өстәмә рейслар ясарга туры килә, шуның нәтиҗәсендә торак пунктларга хезмәт күрсәтү вакыты шактый арта.

Шулай итеп, авыл торак пунктларындагы контейнер мәйданчыкларын бәрәңге сабаклары һәм башка үсемлек калдыклары өемнәренә әверелдермәс өчен бәрәңге сабагын ничек уңышлы файдаланырга соң?

Паслен культуралары сабагын терлек азыгы өчен кулланырга ярамый, чөнки аларда агулы матдә – соланин бар. Хуҗалыкта аны башка урында кулланырга мөмкин.

 

Реклама

Бәрәңге һәм томат сабакларын җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары тирәсендәге туфракны тукландыру өчен мульча итеп салырга мөмкин, әмма моны аларның яфракларында төрле таплар булмаган очракта гына эшләргә ярый. Шулай ук аларны компост базына салырга йә, ашлама буларак, түтәлләрдә яки бакчада калдырырга да ярый. Алар киләсе елга җир белән бергә казылачак.

Мульча, компост яки ашлама өчен бары тик гөмбәчек һәм бактериаль авырулар белән зарарланмаган сәламәт сабаклар кына кулланыла.

Авыру яфракларны яки корткычлар-бөҗәкләр белән зарарланган яфракларны, сабакларны яндырырга кирәк. Сабакларны үз участогыңда мичкәләрдә яндырырга була, әмма учак урынын һәм яндыру процессын күзәтүсез калдырырга ярамый. Аның көлен культуралы үсемлекләрне универсаль тукландыру өчен кулланырга мөмкин.

 

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы

Тел. (843) 277-88-80.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: