Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Чикләвекне суда тотарга кирәкме?

Ашар алдыннан чикләвекне суга салып торырга кирәк икән. Нигә шулай эшләргә?

Чикләвектә фитин кислотасы бар, ул аңа тишелергә комачаулый. Суга салып торганда, фитин кислотасы таркала, мондый чикләвекне организм яхшырак эшкәртә. Шуңа өстәп, фитин тимер, цинк һәм кальций эшкәртелүгә комачаулый.

Күп чикләвекләрне 2 сәгатькә суга салып тору җитә. Иң озагы — әстерхан чикләвеге, эрбет чикләвеген, фундук, пеканны 8 сәгать суда тотарга була.

Чикләвекне чистартырга, керамик яки пыяла савытка салырга һәм бүлмә температурасындагы су агызырга кирәк. 3-4 сәгатьтән суын алыштырырга. Аннан суын саркытырга һәм коры табада яки 100 оС кызулыктагы духовкада киптерергә кирәк.

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев