Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Елан елында нәрсә кияргә?

Киемгә игътибар итегез.

Яңа ел кичендә хатын-кыз киеме: мода тенденцияләре 
Декабрь азагында барлык гүзәл затларны газаплаучы төп сорау: «Корпоративка яки Яңа ел төнендә нәрсә кияргә?» Сайлау зур һәм ул күренгәнгә караганда күпкә күбрәк. 
1. Күлмәк 
Драпировка, уемнар, ассимметрия, гадәти булмаган кисем — менә күлмәкләрнең теләсә-нинди зәвыкка актуаль модельләре. Әмма жанр классикасын да — кечкенә кара күлмәкне — шулай ук беркем дә гамәлдән чыгармады. 2025 елда гына ул «изюм­инкалы» булырга тиеш, чөнки Елан гадәти булмаган бөтен нәрсәне бик ярата. Ә драпировкалы күлмәк-жакет нинди матур күренә! Гади һәм зәвык белән нәкъ менә Яңа ел төнендә кирәк нәрсә ул.
2. Итәк 
Модада драпировкалы, тасмалы, ассимметрияле һәм кисемле туры модельләр. Шулай ук плиссировкалы итәкләр турында онытмыйбыз — алар безнең белән озакка. Бүген гадәти булмаган элементлы  гади лаконик модельләр өстенлекле. 2025 елгы Яңа ел төнендә уртача озынлыктагы итәк яки макси сайлыйбыз, ә бәйрәм кәефен аңа перламутр һәм металл агымнар өстәячәк. 
3. Комбинезоннар 
Иркен чалбарлы модельләргә өстенлек бирегез. Комбинезон яки люрекслы эшләнмә – 2025 елгы Яңа ел төне өчен яхшы сайлау булачак. Бүгенге көндә билбаулы, бәйләвечле һәм ассимметрияле модельләр актуаль. Киң чалбарлы, макси озынлыгындагы комбинезон аеруча тәэсирле һәм бәйрәмчә күренәчәк. Костюм комбинезонга альтернатива булырга мөмкин – әмма классик, гадәти булмаган детальләр белән яки тулысынча пайеткалар белән бизәлүе мәҗбүри.
4. ТОПлар 
ТОП – ул чын классика. Ул бәйрәм кичәсе өчен һәрвакыт стильле һәм оттырышсыз вариант. Аны кичке аксессуарлар белән тулыландырырга мөмкин – күләмле алкалар яки муенсалар образны идеаль тулыландыралар. Ә пайеткалар, чигүләр яки сәйлән белән бизәлгән әйбер бәйрәм киемендә төп бизәк булып хезмәт итәргә сәләтле. Модницаларга бу сезонда актуальлеген саклаган топ-бюстьеларга, шулай ук кызыклы детальләре булган ассимметрияле модельләргә игътибар итәргә киңәш итәбез. 
5. Блузкалар һәм күлмәкләр
Күлмәкләр һәм блузкалар – елның төп бәйрәме өчен стильле сайлау ул. Блузкалар, элеккечә үк, кичке образ өчен актуаль, ул җиңел генә иң гади комплектны бизәкле итәчәк. Билбаулы  модель – 2025 елгы Яңа ел төне өчен яхшы вариант. Аны пижама стилендәге иркен чалбар белән яраштырыгыз – бу бәйрәмчә һәм уңайлы. Ләкин кичке аксессуарлар турында онытмагыз: бу образ өчен алар да булу мөһим.
Стилист киңәшләре 
«Һәртөрле кичке күлмәкләрдән тыш, ярымкырыс, һавалы, романтик костюм кияргә була, мәсәлән, пижама стилендәгене. Яңа ел төнендә металланган, ялтыравык тукымадан эшләнгән комбинезоннар матур күренәчәк. Образга үтә күренмәле япмалар, тонлы гади күлмәкләр өстеннән блузкалар кию аерым интрига кертәчәк», – дип киңәш итә бүгенге көн стилистлары. Шулай ук бу сезонда бәйрәм образын тулыландыра торган берничә модалы кием элементларын аерып күрсәтергә кирәк.
а) Күләмле җиңсәләр. 
Игътибар үзәгендә булырга теләгәндә, гадәти булмаган кием сайлагыз. Шаян җиңнәр-фонарьлар, һава «круассаннары» һәм нәфис «бутоннар» хәтта иң гади күлмәкне дә бизәячәк. Үз образыгызда шундый «өндәү билгесе» куеп, сез Яңа ел кичендә игътибарсыз калмаячаксыз. 
б) Ярым үтә күренмәлелек 
Кагыйдәләр һәм чикләүләре азрак, әмма вульгар булмаган, аристократик ачыклык булырга тиеш. Моны, мөгаен, гаделлек дип атарга мөмкин: тонлы комбинациягә киелгән үтә күренмәле күлмәк, җиңле ярым үтә күренмәле блузка, эшләнмәдә аерым кызыктыргыч кыстыргычлар әнә шундыйлардан. Шифон итәкләргә игътибар итәргә кирәк – алар бу стилистиканы бик яхшы чагылдыра. Аларны эчке кием стилендәге топ белән дә, образның нәзбереклеген ассызыклаучы джемпер белән бергә кияргә дә ярый. Сез үзегезнең нәфислегегезгә басым ясаячаксыз.
2025 елны ир-атларга нәрсәдә каршы алырга? 
Төсләргә килгәндә, монда барысы да гади. Ирләр модасы классикасын искә төшерәбез: зәңгәр, соры, көрән, кара. Болар барысы да 2025 ел башында да актуаль. Бу төсләрне кемнәр ярата, белеп торсын – алар бу кышта трендта булачак­лар. Көл төсендәге яки күк төсендәге күлмәк белән яхшы модалы образ килеп чыгачак. Бу тыныч гамманы ачык деталь – галстук, бәрхет, подтяжкалар белән төрлеләндерергә мөмкин. Сүз уңаеннан, әгәр кичәгә килгән пар бер төсле гаммада киенсә, идеаль булачак. 
2025 елның Яңа елын каршылаганда, ир-атларга шулай да джинслардан баш тартырга һәм алар урынына чалбар сайларга, мәсәлән, чинос яки слакса, шулай ук күлмәк, ачык пуловер яки эре бәйләвеч свитер кияргә кирәк. 
Бәхәссез, чын джентльмен костюмга өстенлек бирә ала. Әгәр ул артык кырыс булмаса, киресенчә, иркенрәк булса яхшырак – ел хуҗасы мондый алымны бәяләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев