Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Эсседән ничек сакланырга?

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсен күзәтчелек итүче федераль хезмәт идарәсе билгеләп узганча, Россиянең кайбер төбәкләрендә аномаль эссе һава торышы хакимлек итә.

Эссе һава торышы ачык һавада яисә ябык бүлмәдә булмасын, кеше сәламәтлегенә, бигрәк тә өлкәннәргә начар тәэсир итәргә мөмкин. Бу исә хроник авыруларның көчәеп китүенә, ә кайбер очракларда организмның артык эсселәнүе сәбәпле, сәламәтлеккә зур зыян салуга кадәр барып җитә. Әнә шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен, берничә гади, әмма шул ук вакытта бик үтемле чараларны күз уңында тоту кирәк:
1. Урамда булу вакытын киметү, физик көчәнешне минимумга җиткезү.
2. Бүлмәләрне җилләтеп тору – форточка ачык булсын, өстәмә җилләтү чараларыннан да файдаланырга була.
3. Урамга чыкканда киемегез җиңелчә, табигый материал­лардан тегелгән булу кирәк. Баш киеме дә булсын. Кояштан саклый торган күзлек киеп йөрегез. Зонтиктан файдалансагыз да була.
4. Эсседә майлы ризыктан баш тартыгыз. Ит куллануны киметү кирәк. Ә иң әйбәте – аны балык яки диңгез ризыклары белән алыштыру. Кыздырган, каклаган һәм тиз бозыла торган ризыклардан тыелып торыгыз. Иң эссе вакытта – көндез ашамыйча, иртән һәм кич кенә туклансагыз яхшырак булыр. Ризык­ларны саклау, әзерләүнең гигиеник һәм технологик кагыйдәләре таләпләрен төгәл үтәгез.
5. Күбрәк су эчегез. Шул ук вакытта газлы, шикәре күп булган, энергетик һәм алкогольле эчемлекләргә караганда чәй, минераль су, морс, майлылыгы аз булган сөт продуктлары, кипкән җимешләрдән ясалган эчемлеләргә өстенлек бирергә  тырышыгыз. Тәүлеккә 1,5 литр су эчәргә тырышыгыз.
6.  Иммунитетны ныгыту өчен җиләк җимеш һәм яшелчә ашау кирәк. Яхшылап юарга гына онытмагыз.
7. Көн дәвамында салкын душ керергә мөмкин.
8. Җәмәгать транспортында йөрүдән тыелып торыгыз. Йөргән очракта иртәнге яки кичке якны сайлагыз.
9. Кибетләрдә, кинотеатр яки башка, халык күпләп йөри торган урыннарга барасы булганда яхшылап җилләтелгән урыннарны сайлагыз.
10. Ачык һавада су коенырга уйласагыз, бары тик моның өчен махсус билгеләнгән урыннарда гына коеныгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев