Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Яңа елда бу эчемлек белән сак булыгыз!

Экспертлар көчле махмыр китереп чыгаручы эчемлекне атаган.

Иң көчле махмыр яхшы кызыл шәраб эчкәннән соң була, дип белдерде шәраб химиясе өлкәсендә эксперт Эндрю Уотерхаус. Аның сүзләрен "The Conversation" басмасы китерә.

Уотерхаус аңлатканча, кызыл шәраб эчкәннән соң иртәнге якта көчле баш авырту, күңел болгану һәм үзеңне начар хис итү бу эчемлектә организмда алкогольнең таркалуына комачаулый торган кверцетин дип аталган матдәнең күп булуы белән бәйле.

Эксперт билгеләп үткәнчә, яхшы кызыл шәрабта күп күләмдә кверцетин бар, чөнки аны җитештергәндә, ак шәрабтан аермалы буларак, виноград тулысынча кулланыла, кабыгын һәм сөякләрен дә кертеп. Шул ук вакытта, Уотерхаус сүзләренчә, арзан кызыл шәрабта кверцетин күп түгел, чөнки виноградның арзанрак сортлары лапас астында үстерелә һәм, димәк, кояшта азрак була.

 Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев