Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

«Җиләкле урыннарны кешегә әйтмиләр» - каен җиләген кайдан җыярга?

Хәзер - каен җиләген җыяр чак. Ачык болынлыкларда инде кызарып утырса, урман эчләрендә каен җиләге әле пешеп кенә килә. Каен җиләген кайдан җыеп була, быел җиләк бәясе артканмы? Барысы хакында да «Интертат» язмасында тулырак.

Җәйнең җиләкле чагы да башланып килә. Күпләр инде үзләренең җыеп алган уңышлары белән дә мактана. Гадәттә, җиләкне һәркем үз авылы тирәсеннән болынлыклардан, кырлардан, урман буйларыннан җыя. Кемдер хуш исле җиләкләрне үлән арасыннан үзе эзләп табу ягын караса, берәүләргә исә сатып алу җайлырак.

Җиләкле урыннар

  • Биектау районы Семиозерка, Шигали, Яшь Көч, Әлдермеш, Сая авыллары янында;
  • Лаеш районы Имәнкискә, Державино авыллары тирәсе;
  • Балык Бистәсе районы Яңарыш, Күгәрчен, Үрнәк авыллары җирлекләре;
  • Кама Тамагы районы Балтач авылы тирәсе, Зимовье җирлеге;
  • Мамадыш районы Түбән Яке, Кече Кирмән авыллары янында.
  • Арча районы Яңа Кенәр авылы.
  • Буа районы Кырлангы авылы тирәсе.
  • Тәтеш районы Келәш авылы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев