Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Иртән будильникны кабат-кабат кычкыртып уянуның нинди куркынычы бар?

Будильник беренче тапкыр шалтырагач ук тору хәерле.

Гарвард университеты галимнәре ачыклаганча, будильник кабат-кабат шалтырагач, организмда аденозин — йокы һәм уяу вакытны көйли торган кушылма микъдары арта.

Уяу вакытта аденозин микъдары акрынлап арта. Шуңа күрә кеше озаграк уянган саен, аны йокы килү хисе дә көчлерәк була, диелә.

Йоклаганда аденозин микъдары кими. Кофеинның йокы килү хисен бетерү дә аденозин рецепторларны блокировкалау бәрабәренә була.

Будильник беренче тапкыр шалтырагач ук тормаган очракта, кешедә тирән йокыга талу һәм биологик сәгать бозылу куркынычы бар. Яңадан йокыга китмәс өчен, будильникны ераккарак алып куярга кирәк. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/19-12-2021/irt-n-budilnikny-kabat-kabat-kychkyrtyp-uyanuny-nindi-kurkynychy-bar-5844984

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев