Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кара миләш кемнәргә файдалы?

Кара миләшнең фәнни атамасы — арония, ул грекчадан “файда” дигәнне аңлата.

Кара миләш дип йөртсәк тә, аның миләш белән уртаклыгы юк, бу куак арония семьялыгына керә. Кара миләштә йод чыннан да күп, йод җитмәү белән бәйле чирләрдән аның файдасы зур булачак.
1 кг юылган кара миләшне иттарткычтан чыгарырга, 750 г бал яки шикәр комы кушып болгатырга. Көнгә өч тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабарга була. Аның гипотиреоз, төенле һәм диффуз зобтан сихәте бар.
Кара миләштә В төркеме витаминнары күп, ул нерв системасына уңай йогынты ясый. А, К, Е һәм С витаминнарына бай. Р витамины күп булу сәбәпле, кан тамырларын ныгыта, иммунитетны күтәрә, яман шеш күзәнәкләре үрчүгә тоткарлык тудыра.
Кара миләштә тимер, фтор, магний, калий, молибден бар. Кыскасы, бу җимеш — файдалы матдәләр чыганагы.
Кара миләш организмнан авыр металларны, радиоактив матдәләрне чыгара. Ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, үт суын куу үзлеге бар. Кара миләш кан басымын җайга сала, гипертоникларга файдалы, холестеринны төшерә.
Кан басымы түбән, кан куе, ашказаны согының әчелеге югары, гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк авырулары булганда кара миләш ашарга ярамый.

Әлеге информация "Ирек мәйданы" газетасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев