Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кайсы продуктларны ябыктыра дип мактыйлар, ләкин алар ябыгырга ярдәм итми?

Диетолог Татьяна Дик ябыгуга ярдәм итми торган популяр продуктлар исемлеген төзегән.

Диетолог Татьяна Дик ябыгуга ярдәм итми торган популяр продуктлар исемлеген төзегән. Бу хакта РИА Новости яза.

Аның сүзләренчә, годжи җиләге артык авырлыктан котылырга ярдәм итми. Ә аның составындагы файдалы матдәләр гөлҗимешнекеннән күбрәк түгел.

Спирулин составында витаминнар һәм аксым күп. Әмма аны бары 10 грамм гына кулланырга ярый. Әлеге витаминнарны карабодай, яшел үләннәрдән дә алырга була, дип диетолог.

Ананас артык авырлыктан котылырга ярдәм итә, диләр. Ананаста бромелаин бар, ләкин ул фигураны ямьсезли торган майларны бетерми, ди табиб.

Имбирь, кызыл борыч, корица метаболизмны тизләтүгә берничек тә тәэсир итми, дип белдерде табиб.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/28-12-2021/kaysy-produktlarny-yabyktyra-dip-maktyylar-l-kin-alar-yabygyrga-yard-m-itmi-5846016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев