Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Керпе тешләсә, нишләргә?

Чаллыда яшәүче хатынны керпе тешләгән.

Ул ял базасында кереп күреп алган һәм тотып балаларына күрсәтмәкче булган. Шул чакта аның бармагын керпе тешләп алган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Елена исемле хатын керпене тоткан, башта җанвар тыныч булган, әмма кисәк Еленаның бармагын тешләгән.

«Мин аларның тешли икәнен дә белми идем. Бармагым шеште, бик авыртты, иртән травмпункта мөрәҗәгать иттем. Аннары үз поликлиникабызга бардым. Хәзер котыру чиреннән алтынчы уколны ясатам», – ди бу хатын.

2 нче поликлиникада бүлек җитәкчесе Ольга Иванова кыргый керпене кулга алмаска киңәш итә. «Керпе тешләве генә түгел, аның энәләре кадау да куркыныч инфекция китереп чыгаруы ихтимал. Бу – лишай, гөмбәле инфекция, сальмонеллез. Кеше матур хайванны карарга иелгәндә битен, яки кулын тешләү – икесе дә бер үк дәрәҗәдә куркыныч. Котыру авыру ияртергә мөмкин. Инкубация чоры 10 көннән 3 айга кадәр. Аннары вирус үзәк нерв системасына зыян китерә һәм кеше үлә», – ди табиб.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев