Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кетчупның организмга нинди файдасы бар?

Кетчуп һәм томат согы куллану кандагы холестерин күләмен киметергә ярдәм итә.

Кетчуп һәм томат согы куллану кандагы холестерин күләмен киметә. Бу хакта фин галимнәренә сылтама белән Звезда сайты яза.

Финляндиянең Оулу университеты галимнәре экспериментта катнашучыларга иртәнге, төшке һәм кичке аш ашаганда ризыкка берничә кашык кетчуп салырга тәкъдим иткән. Шулай ук катнашучыларга кетчуп урынына томат согы кулланырга рөхсәт ителгән. Өч атнадан соң галимнәр катнашучыларың сәламәтлек күрсәткечләрен, шулай ук холестерин күләмен дә тикшергән. Шушы вакыт эчендә катнашучыларның күпчелегендә холестерин күләме 6 процентка һәм түбән тыгызлыктагы липопротеиннар 13 процентка кимегән.

Экспериментның кыска вакытлы булуын һәм анда катнашучыларның башта холестерин күләме нормаль булуын исәпкә алганда, тәҗрибә нәтиҗәләрен шактый мөһим дип санарга була.

Тикшеренүчеләр нинди соусларның киресенчә холестерин күләмен арттыруын да өйрәнгән. Бу исемлеккә майонез, тартар, барбекю, ранч һәм терияки соуслары кергән.

Канда холестерин күп булу йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын арттыра. Чөнки тамырларда май катламнары барлыкка килә һәм алар канның нормаль йөрешенә комачаулый, йөрәк өянәге яки инсульт китереп чыгарырга мөмкин.  

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/04-04-2021/ketchupny-organizmga-nindi-faydasy-bar-5816739

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев