Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Коронавирустан соң ис һәм тәм сизүне кайтару ысулы билгеле

Ис һәм тәмне кире кайтару өчен махсус күнегүләр ярдәм итә ала.

Covid-19 белән авыручыларның еш кына ис һәм тәм сизүе югала. Гадәттә, авырудан соң әлеге үзлек яңадан кайта. Әмма кайвакыт ис һәм тәм сизү югалу озакка сузыла. Шуңа бәйле рәвештә, тәм һәм исләрне сизүне тизрәк кайтару ысулы аталды

Sputnik радиосына биргән интервьюсында невролог, нейрофизиолог Александр Будик хәбәр итүенчә, коронавирус вакытында ис һәм тәмне сизмәү ахыргача өйрәнелмәгән. Әйтик, инфекцияне йоктырган вакытта төкерек составы бозыла, шуңа күрә тәм рецепторларга барып өлгерми, дигән фараз бар. Шулай ук вирус рецепторларның үзләренә зыян сала дигән фикер дә бар. 

Ис һәм тәмне кире кайтару өчен махсус тренинг ярдәм итә ала. Әйтик, көн саен 20 секундка берничә тапкыр төрле исләрне иснәргә кирәк. Әлеге «күнегүләр» өчен гвоздика, сарымсак, кардамон, корица кебек көчле исләр кирәк булачак. Алар кирәкле органнарны актив эшләргә мәҗбүр итәргә ярдәм итәчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/25-01-2021/koronavirustan-so-is-m-t-m-siz-ne-kaytaru-ysuly-bilgele-5801299

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X