Кыш ничек киләчәк? Халык синоптигы фаразы
Узган кыш карлы булды.
Арча районының Ашытбаш авылыннан халык синоптигы Рәис абый Шәкүров узган ел кышка керер алдыннан, көрәкләрегезне әзерләгез, карлы кыш киләчәк, дип кисәткән иде. Сүзе дөрескә чыкты, рәхәтләндек кар көрәп.
Ә быелгы кыш ничек булыр?
– Кар күп булмас, әмма суык булырга охшаган. Күчмә кошлар быел бик иртә китте. Димәк, салкын булачак. Аннары бәрәңге сабаклары төньякка ятып үсте, бу да кыш салкын булачак дигән сүз. Көньякка ятып үссә, гадәттә җылы була, – ди Рәис абый.
Беренче кар 10-11 ноябрьдә үк төшәр ди. Әмма 29 ноябрьгә кадәр яуган карлар эреп бетәчәк.
20 сентябрьгә кадәр Рәис абый кабак, ташкабакларны җыярга кушты. 20сеннән соң кыраулар төшә башлый, ди.
Ә бу җылы көннәр тагын бер атна гына тоткарланачак икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев