Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Машина йөртү таныклыгы урынына күчермәсен күрсәтергә ярыймы?

ЮХИДИ хезмәткәре телдән кисәтү ясый яки 500 сум штраф сала ала.

Машина йөртү өчен таныклыкны өйдә онытып калдырган очракта, ЮХИДИ хезмәткәренә аның фотосын, сканын күрсәтеп буламы? Бу хакта «Российская газета» яза.

Автомобильдә йөргәндә машина йөртү өчен таныклык, транспорт чарасын теркәү кәгазе (СТС) һәм ОСАГО кәгазе үзең белән булырга тиеш. Алар булмау кагыйдә бозу санала.

Таныклык өйдә онытылып калса, инспектор аны базадан эзләп карый ала, ул машина турында белешмәне һәм ОСАГО хакында мәгълүматны да эзләп таба ала. Бу очракта сезгә кисәтү ясап, җибәрергә мөмкиннәр. ЮХИДИ хезмәткәре телдән кисәтү ясау яки 500 сум штраф салу арасында үзе сайлый. 

Таныклык бөтенләй булмаса, катгый җәза көтелә. Таныклык беркайчан да бирелмәгән, яки ул бозылган (фотосы күренми, шрифтны укып булмый) яки таныклыкның срогы чыккан, иске фамилия язылган булса, 5-15 мең сум күләмендә штраф каралган.

Таныклыгы булмаган кешегә машинасын биреп торган хуҗага 30 мең сум штраф салалар. Машинаны исә тоткарлыйлар, штрафстоянкага куялар.

Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырган кешегә 30 мең сум штраф, яки 15 тәүлек арест, яки 100-200 сәгать мәҗбүри эшләр яный. Яңадан таныклык алу өчен имтихан тапшырасы була, диелә хәбәрдә.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/questions_answers/21-09-2021/mashina-y-rt-tanyklygy-urynyna-k-cherm-sen-k-rs-terg-yaryymy-5837293

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев