Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Мәктәп өчен лайфхаклар

Укучылар колагына

Җәйге каникуллар артта калып, яңа уку елы да килеп җитте. Аңа мөмкин кадәр тиз арада керешү өчен укучыларга берничә киңәш:

* Өстәмә дәресләр турында онытмас өчен, телефонда календарьне тутырып куй. Смартфон сиңа дәресләрнең кайчан башланачагын һәм аларга ничек әзерләнергә кирәклеген искә төшерәчәк.

* Шигырьне ятлар өчен кычкырып укырга киңәш итәләр. Әгәр сиңа бу гына булышмый икән, күз алдына сурәтләр китерергә кирәк. Шулай ук төрле ассоциацияләр һәм бит ярдәмендә шигырьне тиз арада ятлап була. Төгәл ритм материалны баш миенә сеңдерергә булыша, диләр.

* Дәфтәр битеннән каләм белән язылган язуны бик җиңел генә бетереп була. Моның өчен мамык таякчыгына тырнак лагын бетерә торган сыеклык тамыз да, язылган биткә куеп тор, берничә секундтан әкрен генә сөртеп ал. Шулай ук кирәкмәгән язуны скотч ярдәмендә дә бетереп була.

* Мәктәптә укытучылар төрле презентацияләр һәм докладлар эшләргә кушсалар, аларны Google Drive*та гына эшлә. Google эшләгән эшеңне һәр секунд саен саклап бара. Әгәр презентация яисә докладыңны флешкага күчерергә онытсаң, борчыласы юк: син һәрвакыт телефоннан яисә планшеттан Google Drive кушымтасына кереп, эшләреңне күрсәтә аласың.

* Дәресне яхшы үзләштерү өчен, йоклар алдыннан материалларны бер кабат укып чык. Мәктәптә бөтен фәннәр дә яхшы үзләштерелмәскә мөмкин. Андый дәресләрдә доклад, реферат яки презентация ясарга алын.

yalkyn.ru дан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев