Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Нарат күркәсеннән шифалы эчемлек

“Нарат күркәсен яшь килеш бал яки шикәр комы белән катыштырып куярга һәм дәва өчен кулланырга мөмкин.

1. Эчемлек өчен: 3 литрга 20-25 нарат күркәсе (эре булса, азрак салырга мөмкин), 1,5 стакан шикәр комы.
Күркәләрне яхшылап юарга һәм кайнар суда тотарга. Аннары стерильләштерелгән банкага кайнар су салып ябып куярга.

2. Нарат күркәсен яшь килеш бал яки шикәр комы белән катыштырып куярга һәм дәва өчен кулланырга мөмкин. Баллы күркә кан тамырларын арчый, йөрәккә һәм башка файдалы.
Банкага бал белән күркәне чиратлап тутырырга һәм өстен каплап җылы урынга куярга кирәк. 2-3 көндә аның балы эреп бетә. Банкаларны ара-тирә селкеткәләп торырга мөмкин.
Май аенда җыелган күркәдән ясалган эчемлекне 3 ай кояшлы һәм җылы урында тотарга кирәк. Август аенда эчемлекне сөзәләр. Дәва өчен 25 грамм кулланалар”, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

 Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшү зарур.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев