Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Пилмән ашап ябыгып буламы?

Табиб бу ризыкны файдалы итеп кулланырга өйрәтә.

Белгеч билгеләп үткәнчә, өйдә әзерләнгән пилмән көне буена эштә булган кешеләр һәм кинәт кенә кунаклар килеп кергән очракта яхшы ризык варианты булачак.

Моннан тыш, табиб калориялелекне киметү өчен пилмәнне кыздырырга түгел, суда пешерергә, ә эчлеккә ташкабак, суган һәм кәбестә кушарга киңәш итә.

Ризыкны үзләштерүне яхшырту өчен табиб камыр басканда эре итеп тарттырылган он, борчак, карабодай яисә дөге оны кулланырга киңәш итә. Ул, шулай ук, туңдырылган яшелчә катнашмаларының үз өстенлекләре барлыгын билгели, чөнки аларның составында яшелчәләр, ярмалар һәм гөмбәләр төрлелеге бар.

«Туңдырылган помидор, татлы борыч, төсле кәбестә, брокколи, фасоль, баклажан, ташкабак, яшелчәләр һәм кукуруз иң яхшы саклана», ди табиб.

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев