Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Помидор үстерер өчен берничә киңәш!

Помидор гадәттә балан чәчәк аткач кына ачык һавага утыртыла.

1. Помидор үсентеләрен җиргә чыгарып утыртыр алдыннан 2-3 көн кала, астагы 2-3 яфрагын кисеп алырга кирәк.

2. Помидорлар эре hәм көчле булсын өчен, помидорны утыртасы чокырга агач көле, (бер төпкә ике данә) килки балыгы салырга мөмкин.

3. Помидорлар тизрәк үссен өчен 3 литр суга 1 тамчы йод салып сибәргә. Болай эшләгән очракта помидорлар тизрәк чәчәк атачак hәм помидорлары эре булачак!

4. Помидорлар чәчәк атканда 10 литр суга 5 грамм «борная кислота» салып коендырырга кирәк. Бу тизрәк помидорлар төшсен өчен эшләнелә.

Бакчачылар әйтүенчә, нинди генә ашлама кулланылса да, иң элек җирне дымландырырга кирәк. Аннан сон гына, ашлама сибәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев