Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Рассада өчен орлыкларны ничек сайларга?

Февраль ахыры — рассада утырту вакыты. Яхшы үсемлекләр үстерү мөһим, чөнки уңышның ничек булачагы шуларга бәйле.

Бакчачы Людмила Суханова рассада өчен туфрак әзерләү, орлыкларны чәчү һәм аларга уңай шартлар тудыру турында сөйләде. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

«Яхшы рассада өчен туфрак бик мөһим. Кибеттә сатыла торган грунтлар еш кына сыйфатсыз була. Чөнки аның составында торф артыгы белән, шуның аркасында туфракта кәсләр күп була, — дип сөйли Людмила Суханова. — Туфракны яздан ук әзерләп калдырсагыз яхшы. Ул берничә төрдән, мәсәлән, бакча һәм урман туфрагыннан торса әйбәт. 

Иң мөһиме — туфрак нарат һәм имән агачлары төбеннән алынмасын. Мондый җирне зарарсызландырырга кирәк. Соңыннан туфрак катнашмасына көл кушалар, шулай иткәндә ул суны яхшы үткәрә. Әгәр грунт артык тыгыз килеп чыга икән, бераз ком яки торф өстәргә була».

Кайбер бакчачылар орлыкларны чәчәр алдыннан бүрттерергә кирәкме, юкмы дип тә бәхәсләшә.

«Элек мин бөтен орлыкларны да марляга салып бүрттерә идем, ә хәзер коры килеш кенә чәчәм. Аларны дымлы җиргә тигезләп сибеп чыгам. Әгәр орлыкларның «свежий» булуына ышанасыз икән, аларны бүрттерергә кирәкми, чөнки дымы була, — диде бакчачы. - Кибетләрдә орлыкларны бүрттерү өчен төрле препаратлар сатыла, алар тишелеп чыгуны яхшырта. Бу препаратлар белән кулланырга була, тик өйдә ясалган рецептларны да файдаланырга мөмкин.

Мәсәлән, орлыкларны бер тәүлеккә алоэ согына салып куярга була. Ләкин башта алоэ согын бер атна суыткычта тотарга кирәк.

Булачак уңыш өчен орлыклар әһәмиятле роль уйный. Әгәр алар иске икән, бернәрсә дә шытып чыкмаска, үсмәскә мөмкин. Шуңа күрә орлык сатып алганда кабындагы орлык күләме, куллану срогы турында мәгълүматны укырга кирәк. Импорт орлыклары да гел сыйфатлы булмый. F1 маркировкалы орлыклар — гибридлар орлыгы. Алар кыйммәтрәк тора, ләкин гадәти орлыкларга караганда сыйфатлырак, уңдырышлырак һәм начар шартларга чыдамрак. Әмма алардан икенче елга уңыш алып булмый, чөнки беренче елда гына уңыш бирә», - дип кисәтә Людмила Суханова.

Рассада якты урында үсәргә тиеш. Аңа даими су сибәргә кирәк, тик туфрагы гел дымлы булып тормасын. Үсемлекләрне ашлау белән дә ашыгырга кирәкми. Өч яфрак барлыкка килгәч кенә беренче тапкыр ашлама сибәргә була. Ә алга таба ике атнага бер тапкыр ашлау җитә. Истә тотыгыз: артык ашлама сипкәнче, ул җитми калса яхшырак.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/24-02-2020/rassada-chen-orlyklarny-nichek-saylarga-5724360

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев