Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Сарымсак утыртыр вакыт җитте

Киләсе елга яхшы уңыш алыр өчен сарымсак белән кышкы суганны ничек дөрес утыртырга?

Сарымсак утыртабыз

Яхшы уңыш алу өчен сарымсак утыртуның сере нидә? Иң элек шуны онытмаска кирәк, сарымсак уңдырышлы җирләрне ярата, ашланган туфракта яхшы үсә.

Түтәлләрне алдан, 1 яки 1,5 атна алдан әзерләргә киңәш ителә. Сарымсакны 25 см тирәнлеккә туфракны казып, 1 кв.метрга 5-6 килограмм черемә, 30 грамм суперфосфат һәм 20 грамм калий тозы кертелә.

Безнең җирлектә сарымсак утырту вакыты: сентябрь-октябрь айлары, 5 сантиметр тирәнлектә туфракта температура +12 °С тирәсе була. Утырту алдыннан тешләрне алдан аерырга кирәк. Бары эре (6 граммнан артык) һәм урта (3-6 грамм) массада булган тырнак сарымсакларны утырту яхшы. Утыртырга 12 сәгать кала марганцовка яки 1%-бакыр купорос эретмәсендә тотарга кирәк. Бу сарымсакны инфекциядән саклау өчен шулай эшләнә.

Түтәлләр әзерләгәндә, моңа кадәр анда нинди культуралар үсүен исәпкә алырга кирәк. Кабак, кәбестә, кузаклы, яшел культуралар үскән җир яхшы булып санала. Сарымсакны элеккеге урынына дүрт-биш елдан соң гына кайтарырга кирәк. Түтәлдә рәт арасы 20-25, сарымсакларны бер-берсеннән 10-12 сантиметр калдырып утырту зарур.

Сарымсак утыртканда төп кагыйдә – җиргә нык басып утыртмагыз. Алай эшләгәндә тамырларга зыян килергә, үсеше тоткарланырга мөмкин. Моннан тыш, тыгызланган җир дә соңыннан сарымсакны өскә этеп чыгарырга мөмкин һәм ул туңарга мөмкин. Шуңа күрә, буразналарга утырту яхшырак. Җир артык йомшартылган булырга тиеш түгел, аны бары тик азрак тыгызларга гына кирәк, югыйсә сарымсак тырнаклары «батарга» мөмкин. Бу очракта, сарымсак вак була һәм начар сакланачак.

Сарымсак кышка өшемәсен һәм кар тотар өчен өстенә чыбык-чабык, чүп-чар салырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев