Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Шикәр диабеты белән авыручылар өчен иң яхшы диетаны атадылар

Урта диңгез диетасы диабетикларның канындагы глюкоза күләмен нормада тотып кына калмый, ә сәламәт кешеләрдә авыру барлыкка килү куркынычын да кисәтә.

Урта диңгез диетасы икенче төрдәге шикәр диабеты белән авыручылар һәм шикәр күләмен төшерә торган дарулар эчүче кешеләр өчен идеаль туклану төре була ала. Бу хакта эндокринолог Сара Брюйерга сылтама белән РИА Новости яза.

Белгечләр сынау өчен артык авырлыктан интеккән һәм күптән түгел генә икенче төрдәге шикәр диабеты диагнозы куелган 215 кешене сайлап алган. Бу кешеләрнең яртысына майлары аз булган ризыклар ашарга һәм калорияләрне киметергә киңәш ителгән. Ә калганнары күп күләмдә диңгез ризыклары, яшелчә һәм җиләк-җимештән торган түбән углеводлы урта диңгез диетасы тоткан.

Дүрт ел узгач, беренче төркемдәге катнашучыларның 70 процентына шикәр күләмен төшерә торган препаратлар кабул итә башларга туры килгән. Ә икенче төркемдәгеләрнең нибары 44 процентына гына мондый киңәш бирелгән.

Брюйер сүзләренчә, урта диңгез диетасы диабетикларның канындагы глюкоза күләмен нормада тотып кына калмый, ә сәламәт кешеләрдә авыру барлыкка килү куркынычын да кисәтә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/04-02-2021/shik-r-diabety-bel-n-avyruchylar-chen-i-yahshy-dietany-atadylar-5802584

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев