Тозлы кәбестә организмгә нәрсәсе белән файдалы?

Үләннәр җыючы Рушания Минсәгыйрова тозлы кәбестәнең файдасы турында сөйли.
Хәзер кибетләрдә сатыла торган кәбестә сортлары сусыл, йомшак һәм алар тозлар өчен бик яхшы. Кышка таба аның озак саклана торган сортлары китә. Кайбер банкаларга керән, кабак та салып чыктым. Теләсә кайсы яшелчәне менә шулай ферментларга була. Аны башка ризыклар белән дә кулланырга, иртән кабып җибәрергә дә, салатлар ясарга да ярый. Әчегән вакытта барлыкка килгән бактерияләр аш кайнату процессы өчен бик файдалы. Эчәкләрдәге файдалы бактерияләрне арттыра.
Кәбестәнең хәзер йомшак, сусыл чагы. Аның зур башлыларын сайлап алыгыз. Тозын артык күп салсагыз, ул әйбәт булмый. Мин өч литрлы банкага кәбестәне турап тутырам да, салкын суда эреткән 100 г тозны салам. Ул өйдә бераз әчеп утыра. Аннары әчү процессы тәмамланганнан соң, идән астына төшереп куярга була. Эченә суы чыгып торырга тиеш.
Тозлаган кәбестәдә бик күп пробиотиклар бар. Кәбестә үзебезнең эчәкләрдәге флораны яхшыртырга булыша. Алар файдалы бактерияләр, эчәклектәге микроорганизмнар балансын торгызалар. Файдалы бактерияләр санын арттыралар, зарарлыларының үрчүен туктаталар. Әчеп, тозланган кәбестә — безнең ашказаны, эчәкләр өчен эшкәртергә бик җиңел хәлгә килгән файдалы яшелчә. Кәбестәне чи килеш ашасаң, ул эчне күптерә, газлар җыелуга сәбәпче була. Организмның агулануына китерә. Газлар җыелганда ризык бозыла, аннан кирәкмәгән әйберләр бүленеп чыга. Рационыбызда ферментланган, әчетеп тозлаган кәбестә булырга тиеш. Кибетнекендә аш серкәсе бар, ул файдалы түгел.
Өйдә тозланган теләсә нинди яшелчә файдалы. Әчетеп тозлаган яшелчәләр эчәкләр өчен бигрәк тә кирәк. Сәламәтлеккә уңай йогынты ясый.
Тозлы кәбестәне Крон авыруы һәм специфик булмаган җәрәхәтле колит (язвенный колит) авыруларын дәвалаганда куллану яхшы нәтиҗәләргә китерүе исбатланган. Еш куллану вакытында газлар барлыкка килүе кими һәм ашказаны җәрәхәтләре төзәлүе күзәтелә.
Шулай ук анда кирәкле ферментлар да күп. Төрле тикшеренүләрдән күренгәнчә, тозлы кәбестә ашказаны кайнату процессларына да уңай йогынты ясый. Кирәкле, файдалы матдәләрне таркатырга һәм үзләштерергә ярдәм итә, — дип язган Рушания ханым үзенең инстаграм сәхифәсендә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.100
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.1500
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.9100
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.27400
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.8300
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.15900
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.7900
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.9800
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.14500
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33900
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.15000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.66000
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.53600
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.31704
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика