Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Тәрәзә төбендә яшел бакча!

Яз якынаюы сизелә башлады, организмга витамин җитмәвен тоябыз.

Кайвакыт кибеттәге яшелчә-җимешнең дә сыйфатына шикләнеп карыйсың. Чит илләрдән килгән җиләк-җимешне үстерүдә ниләр кулланыла икән, дигән сораулар да башка килә. Шул ук вакытта, кышын да өйдә фадалы үсемлекләр үстерергә була бит. Мәсәлән, суган. Әгәр дә аны үстерүче савыт күп урын алмасын дисәгез, менә шундый шешә кулланырга да мөмкин.

Биш литрлы шешәне алыгыз да яхшылап юыгыз.

Ул кипкәч, төбенә тишек ясагыз, ян якларына шахмат тәртибендә суган өчен тишекләр кисеп ясагыз. Тишекләрнең диаметры суганнан бераз зуррак булырга тиеш.

Шешәгә туфрак тутырыгыз. Конструкция тотрыклы булсын өчен башта аның төбенә берничә вак таш салыгыз.

Астан башлап һәр тишеккә суган утыртып чыгыгыз. Үсемлекләргә атнага бер тапкыр су сибегез.

Берәр атнадан суган кыягын кисеп алыгыз, яңа уңыш алу өчен үсемлекләргә су сибәргә онытмагыз.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/T-r-z-t-bend-yashel-bakcha-665103/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев