Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Үз бакчаңда үскән алма белән грушаны язга кадәр ничек сакларга?

Үз бакчаңда үскән алма белән грушаны коры һәм кояшлы көнне җыярга кирәк.

Алар өлгереп бетмәгән булырга тиеш. Аннары саклау вакытында алар үзләре акрынлап өлгереп җитә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Орлыкларының яртысы яки дүрттән өч өлеше караңгы-көрән төскә кергән җимешләрне җыя башлыйлар. Аларны иртән, чык кипкәч өзеп алалар.

Уңышны җыйгач, алмалар тутырылган тартманы төнгә урамда калдырып тору кирәк. Аннары, саклауга алып куяр алдыннан, кальций хлориды белән эшкәртәләр.

Алма һәм грушаны агач, пластик, картон тартмаларда саклыйлар. Савыт төбенә газеталар, төргәк кәгазьләре, салам салалар. Алма һәм грушаны сабагы белән аска таба тезеп тутырырга кирәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев