Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Хөрмәне ничек дөрес итеп сайларга?

Үзе тәмле, үзе авызны бөрештерә. Хөрмә җимешен сатып алганнан соң, күпләр шундый күренеш белән очраша. Бу җимешне ничек дөрес итеп сайларга?

Хөрмәнең “Мандариновая”, “Королек”, “Шарон”, “Китайская” дигән төрләре аеруча популяр. Шуңа да кибеттә йөргәндә киштәләрдән җимешнең әлеге төрләрен сайларга киңәш ителә. Авызны бөрештерми торган хөрмәләрнең төше булмый.

“Мандариновая” дигән төрен икенче төрле “баллы хөрмә” дип йөртәләр. Исеме юкка гына андый түгел: формасы белән бу төр җимеш мандаринга охшап тора. Аның эчендә төше булмый. Бу төр хөрмә якты ут сары төстә була.

“Королек” исемлесе аеруча да баллы була. Ул авызны бөрештерми. Җимеш коңгырт төстә, түм-түгәрәк була.

Хөрмәнең “Шарон” дигән төре алма һәм хөрмәне кушу нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Аны сатып алсагыз, һич ялгышмассыз: бу хөрмә авызны бөрештерми, бик баллы була.

“Китайская” хөрмәсе бик үк баллы җимеш түгел. Ул авызны да бөрештерә. Хөрмәнең бу төрен тану кыенлык тудырмас – җимешнең ян-якларында сызыклары була. Моңа өстәп аның тышы да каты әле.

Чыганак: http://baltaci.ru/news/faydaly-kish/xormane-nicek-dores-itep-sailarga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев