Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Йортка акча килсен, дисәң...

Бу эшләрне иртәгә, Ай тулган көнне, башкарып калыгыз!

Һичшиксез, яхшы хезмәт хакы алу өчен тырышып эшләргә кирәк. Ләкин бераз гына тылсым да кушып җибәрсәң, һич тә артык булмас. Йортка байлык җәлеп итү өчен тимер акчаны өйдәге биш урынга куеп чыгарга киңәш ителә.

Ай тулган көнне тәңкәне яисә кәгазь акчаны Ай яктысы төшкән тәрәзә төбенә куярга кирәк. Иртән акчаны янчыкка салабыз һәм киләсе Ай тулган көнгә кадәр аны тотынмыйбыз.

Акча артсын өчен болай да эшләргә була: мөмкин кадәр күбрәк кәгазь һәм тимер акчаларны кошелекка салып, аны ачык килеш көзге янына куярга. Акча көзгедә чагылып торсын.

Тәңкәне ишек төбендәге җәймә астына куярга була. Әмма бу очракта акча кәбисә елында чыгарылмаган булырга тиеш .

Берничә тимер яисә кәгазь акчаны аш өстәлендәге ашъяулык астына куегыз. Бу да йортка акча җәлеп итүнең бер ысулы.

Шулай ук, тәрәзә төбендә үскән “Акча гөле” яхшы талисман булып санала. Тик ул акча китерсен өчен чүлмәк төбенә бер уч тәңкә салырга кирәк.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Yortka-akcha-kilsen-dis-651625/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X