Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

1 сентябрьдән мәктәп укучылары дистанцион рәвештә белем алачак

Әлегә ике ел срок белән.

1 сентябрьдән Россиягә дистанцион укыту кайтачак. Әмма әлегә цифрлы белем бирү мохитен Россия мәктәпләренә һәм колледжларына эксперимент сыйфатында кертү планлаштырыла. «РИА Новости» хәбәр иткәнчә, 2020 елның 1 сентябреннән 2022 елның 31 декабренә кадәр Татарстан эксперименталь төркемгә эләкмәгән. Цифрлы белем бирү мохитенең федераль мәгълүмати-сервис платформасын апробацияләү тәҗрибәсендә Алтай крае, Әстерхан, Калининград, Калуга, Кемерово, Түбән Новгород,  Новосибирск, Мәскәү өлкәләре, Пермь крае, Сахалин, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Ямал-Ненец автоном округы катнашты. Регионнарга ЦОСНЫ гамәлгә кертү эксперименты өчен кирәкле инфраструктураны үстерү өчен Россиянең 1,7 мең мәктәбенә өч миллиард сум бүлеп бирелгән. Федераль бюджет проекты нигезендә, проектны финанслау 2020-2022 елларда 44 миллиард сумнан артык булачак. Апробация кысаларында катнашучы төбәкләрдә мәктәпләр шәһәр җирендә кимендә 100 Мб/с һәм авыл җирендә кимендә 50 Мб/с тизлек белән интернетка югары тизлекле тоташу мөмкинлегенә ия булачак. Мәктәпләр шулай ук компьютерлар, программа һәм презентация җиһазлары белән җиһазландырылачак.
Мәгълүмат https://ria.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев