Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Алинә химия фәненнән 100 балл җыйды

Афәрин! Булдыргансың Алинә.

Районыбызның унберенче сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып бетерделәр. Шөкер, район буенча нәтиҗәләр начар түгел. Хәтта, иң югары балл туп­лаучылар да булды. Мәсәлән, химия фәнен генә алыйк.
– Район буенча Бердәм Дәүләт имтиханнарының уртача балы республиканыкыннан югары. Бары тик география фәненнән генә түбәнрәк. Моннан тыш, химия фәненнән 100 балл җыйган укучыбыз да бар, – диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов.
Бәрәскә урта мәктәбеннән Алинә Гыйлаҗева рус теленнән – 96, биология фәненән 93 балл җыйган.
– Әлеге нәтиҗә химия укытучысы Рамилә Әхмәтҗанованың, һәм башка укытучыларының хезмәте һәм үзенең тырышлыгы, – диде Алинәнең әнисе Эльмира ханым.
Моннан тыш, Алинә үз­легеннән онлайн-курсларда да укыган. Әлеге мөмкинлекне тудырган, үзенә һәрвакыт ярдәм иткән әти-әнисенә дә бик рәхмәтле ул. Эльмира белән Илдус Гыйлаҗевлар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Ильвина КАИны тәмамлаган, кечкенәләре Ильзат 4 сыйныфта. Алинәгә дә теләгән уку йортына укырга керергә насыйп булсын.  
– Онлайн-курсларда укуның да файдасы булды. Шуны әйтәсем килә, никадәр күбрәк беләсең, имтиханда да үзеңне шуның кадәр ышанычлырак итеп тотасың. Күп белүнең бернинди зыяны юк. Имтиханнарга алдан әзерләнә башлау кирәк, – ди Алинә үзе.
Киләчәктә Алинәнең хыялы табиб булу. Нәкъ менә нинди табиб булырга телисең дигән сорауга: “Әлегә кистереп әйтү ашыгу булыр. Укырга кереп, белем ала башлагач, фикерем үзгәрергә дә мөмкин”, – дип җавап бирде ул. Уй-теләкләре, хыялы тормышка ашсын ин­де Алинәнең. Тырыш, белемле, тынгысыз табиблар җәмгыятебезгә бик кирәк.
Район буенча химия фә­неннән имтиханны 7 укучы сайлаган. Район буенча уртача балл – 74.40.
Иң соңыннан Алинәдән:
– 100 балл туплый алырмын, дигән ышанычың бар идеме, – дип сорадым. Ә ул исә:
– Мине укыткан укытучым да химия фәненнән 100 балл җыйган булган. Элегрәк әлбәттә. Аннары дус кызларым белән аралашканда да 100 балл җыйган кешеләр турында ишеткәнем бар иде, – диде.
Укысаң, тырыш булсаң, теләгеңә ирешергә мөмкин икәнне Алинә тагын бер кат раслады. Инде хыял канатларын гына сындырмасыннар. Булдырам, дип торган Алинәгә сайлаган һөнәре буенча белем алырга насыйп булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев